Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов 3 сентябрьгә багышланган кызыклы видеоны социаль челтәргә куйды
Машинада баручы өч егет «3 сентября» җырын татарчалатып башкара.
![Рөстәм Миңнеханов 3 сентябрьгә багышланган кызыклы видеоны социаль челтәргә куйды](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/9/3/c7b1c4e9eadaa902b936e9733fc0844dbe105a4360048f8598aa06dd44ff.jpg)
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсенә кызыклы видео куйды. Ул Михаил Шуфутинскийның билгеле җыры — «3 сентября» хитына багышланган.
Роликтагы видеода машинада өч ир-ат бара. Шул чакта радиода Михаил Шуфутинский «3 сентября» җырын җырлый башлый. Егетләр тиз генә кәләпүшләрен алып кия, берсе гармун уйнап җибәрә.
«Календарьне әйләндерәм,
И снова третье сентября,
Фотосурәтеңә карыйм,
И снова третье сентября.
Ну почему, ну почему,
Аерылышытык синең белән.
Аралар бик әйбәт иде,
До второго сентября», — дип җыр сузалар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов былтыр да бүген көнне шаяртудан башлаган иде – ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Ирек мәйданы күренешен календарь бите белән урнаштырды.
Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, 3 сентябрь, Михаил Шуфутинский башкаруындагы җырга инде ике дистәдән артык ел тулуга да карамастан, Россиядә иң популяр шаяртуларның берсе булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз