news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Батров: Россиядә мөселман вузларын аккредитацияләү буенча агентлык кирәк

Михаил Бабичның ислам университетлары һәм институтлары өчен стандартлар кертү турындагы белдерүен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары шәрехләде.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Россиядә мөселман вузларын аккредитацияләү буенча агентлык булдырырга кирәк. Бу хакта бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Михаил Бабичның ислам югары ук йортлары өчен стандартлар кертү турындагы тәкъдимен шәрехләп, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров әйтте. Рөстәм хәзрәт фикеренчә, әлеге агентлык Татарстанда Болгар ислам академиясе базасында төзелергә мөмкин. 

Искәртеп үтик, Михаил Бабич Идел буе федераль округының әйдәп баручы гаммәви матбугат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуда Россиядә 2017 елның сентябреннән мөселман югары ук йортлары өчен стандартлар кертеләчәк, дип белдергән иде.

«Михаил Бабичның стандартлар кертү турындагы фикерен хупларга гына кирәк», – дип исәпли мөфтинең беренче урынбасары. Аның сүзләренчә, 90нчы елларда уку йортлары стихияле рәвештә барлыкка килгән. «Күпләр үзләрен зур итеп, ислам институтлары, университетлары дип атый, инде белем бирү программалары эчтәлегенә, укытучылар квалификациясенә күз салсаң, биредә барысы да техникум дәрәҗәсендә икәнен күрәсең», – диде Рөстәм Батров.

Аның сүзләренчә, Татарстанда беренче тапкыр мөселман белемен стандартлаштыру моделе республика мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе рәисе итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланганнан соң барлыкка килгән. «Минем аңлавымча, хәзер бу модельне бөтен Россия буйлап таратырга уйлыйлар», – диде ул.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары аңлатуынча, үрнәге булмаганлыктан, әлеге модель дөньяви белем бирү мисалында әзерләнгән. Ислам һөнәри белем бирү өлкәсендә Укыту-методик берләшмәсе төзелгән һәм анда уку йортлары өчен стандартлар эшләнгән. «Сүз уңаеннан, бу бит мөселман белеме бирү өлкәсендә беренче һәм әлегә бердәнбер берләшмә», – дип аңлатты Батров.

Әмма биредә тагын бер юнәлеш – аккредитация системасы әлегә юк, ди ул. "Әлеге белем бирү стандарты механизмыннан тыш эшләү мөмкин түгел: вузларның бу стандартларга туры килүен кем тикшерәчәк?" – дип белдерә Батров. Аның фикеренчә, аккредитация системасы шулай ук дөньяви белем бирү үрнәгендә булырга тиеш: биш елга бер тапкыр аккредитация агентлыгы уку йортының тиешле стандартларга туры килүен тикшереп торырга, штрафлар һәм бәяләү системасы булырга тиеш. Белем бирүнең сыйфатын арттырганда стандартларга төзәтмәләр кертелә – таләпләр катгыйлана, биш елдан соң вузны агентлык яңа таләпләр буенча тикшерә.

«Без дөньяви илдә яшәгәнлектән дәүләт ислам вузларын тикшерә алмый. Шунлыктан дәүләтнеке булмаган аккредитация агентлыгы төзү биредә бик мантыйки булыр иде. Мәсәлән, агентлыкны Болгар ислам академиясе базасында төзергә була», – дип саный Рөстәм Батров. Мөфтинең беренче урынбасары фикеренчә, киләчәктә грант алу системасын аккредитациягә бәйләргә була. Шулай итеп, уку йортлары үзләре үк белем бирү сыйфатын яхшырту турында кызыксыначак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100