news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рәшит Ваһапов — «Яшь талантларны үстерүдә күп көч куйган җырчы»

Хезмәт казанышлары өчен 1950 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты», 1957 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

Рәшит Ваһапов — «Яшь талантларны үстерүдә күп көч куйган җырчы»

Бөек татар җырчысы, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһап улы Ваһапов 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе — хәзер Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районындагы Актук авылында, өченче мәхәллә имамы Ваһап мулла Хәйретдинов гаиләсендә дөньяга килә.

Рәшит башлангыч белемне дөньяви фикерле әтисе мәктәбендә ала. 1920–1926 елларда читтән торып Түбән Новгород татар педагогика техникумында укый. 1926–1928 елларда Петрякс, аннан соң Печә, Рбишча, Актук, Кызылъяр мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир була. 1928 елда Ваһап хәзрәт төрле ялалар ягылып репрессияләнә, өч ел сөргендә була.

1937 елда кабат кулга алына һәм «халык дошманы» дип юк ителә. Рәшит Ваһаповның абыйлары шулай ук репрессиягә дучар була. Ул үзе дә эзәрлекләнә, шул сәбәпле гаиләсен алып Мәскәүгә барып урнаша. Әмма «кара сакал» кайда да артыннан калмый, «халык дошманы улы» мөһере аңа гомере буе, инде олы артист булгач та ияреп йөри.

Рәшит Ваһапов 1936 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга кабул ителә, ләкин 1937 елгы вакыйгалардан соң студиядән рәсми төстә китә һәм аны ирекле тыңлаучы буларак тәмамлый. Педагоглары аның киң сулышлы, матур тембрлы, иң югары һәм иң түбән ноталарда да иркен, табигый яңгырый торган көчле тавышын, сәхнә өчен генә яратылган тышкы кыяфәтен югары бәялиләр. Ул үзе дә укытучыларына гомере буе рәхмәтле була. 

1938 — 1940 елларда Рәшит Ваһапов Мәскәүнең Татар мәдәнияте йорты — элеккеге Әсәдуллаев йортында актер булып эшли. 1941 елның көзендә Мәскәүдә узасы ТАССР әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнү максатында, композитор Александр Ключарев башлангычы белән аны Казанга чакыртып алалар. 1941 елның 27 маеннан ул Татар дәүләт филармониясе солисты итеп кабул ителә. Әмма шуннан соң аның беренче гаиләсе таркала, хатыны һәм ике баласы Мәскәүдә кала.

Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Рәшит Ваһаповның музыкант Гани Вәлиев, җырчы Җәваһирә Сәлахова һәм биюче кыз Хәдичә Нуриевадан торган төркеме Татарстан буйлап гастрольләрдә була. Җырчы татар эстрада җырчылары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып баручылардан санала. 1945 елда үз төркемендәге биюче кыз — Зәйтүнә Фәтхуловага өйләнә, аларның тату гаиләсендә ике ир бала үсә.

1940–1950 еллар — Рәшит Ваһапов иҗатының шаулап чәчәк аткан чоры. Ул Мәскәү, Ленинград, Себер, Донбасс, Урал һәм Идел буе тамашачылары алдында чыгыш ясый, СССРның татарлар күпләп яшәгән барлык республикаларына гастрольләргә чыга, халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Милли музыкаль мирасның алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү осталыгына ирешә.

Аның башкаруында халкыбызның «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия», «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал» җырлары, композиторлар Салих Сәйдашев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзиләр язган җырлар популярлык казана. Дирижер, профессор Фуат Мансуров Рәшит Ваһаповны легендага тиңли, «… хаклы рәвештә профессиональ татар җыр сәнгатенә нигез салучыларның берсе дип атарга мөмкин», — дип белдерә.

Мәшһүр Фәридә Кудашева аның турында «ул чын мәгънәсендә халык җырчысы, халыкчан җырлау остасы иде» дигән бәя бирә. Халык көйләрен башкаруда Рәшит Ваһапов үз стилен, үз мәктәбен булдыра. Татар әдәбиятының аксакалы Гомәр Бәширов үзенең бер мәкаләсендә: «Әгәр Рәшит иҗатына игътибар беләнрәк колак салсаң, бездә эстрада җырларының башлангычы аңа барып тоташа дигән фикергә киләсең», — дип яза.

Рәшит Ваһапов — яшь талантларны үстерүдә күп көч куйган җырчы. Үзеннән соң килүче буынга җыр сәнгатендә юл ачкан күренекле шәхес. Хезмәт казанышлары өчен 1950 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты», 1957 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Чыннан да Рәшит Ваһапов бик кыска вакыт эчендә татар халкының яраткан җырчысына әверелә һәм шулай ук тиз арада, 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында 54 яшендә вафат була. Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.

Бүген Рәшит Ваһапов турында горурланып сөйләгәндә, аның онытылып барган исемен бөтен татар дөньясына кире кайтарган Рифат Фәттаховның эшлекле тырышлыгын искә алу зарур. Аның эзлекле хезмәте нәтиҗәсендә күренекле җырчы исеме татар сәнгате күгендә, сәхнәгә яңа аяк баскан яшь җырчыларга маяк булып, кабат балкый башлады.

2004 елдан башлап Рәшит Ваһапов истәлегенә Халыкара «Татар җыры» фестивале уздырыла. 2007 елда Рәшит Ваһапов исемендәге фонд булдырылды. 2008 елда туган авылында җырчыга һәйкәл куела, 2016 елда районның милли үзәге булган Уразавылда ике бөек җырчы — Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә мемориал комплекс ачыла. Казанның бер урамы Рәшит Ваһапов исемен йөртә.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100