news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рәшит Нәҗметдинов — Аны дөньяда хәзер дә «шахмат художнигы» дип атыйлар

Танылган гроссмейстерларны, шул исәптән Михаил Таль һәм Борис Спасскийларны ота.

Рәшит Нәҗметдинов — Аны дөньяда хәзер дә «шахмат художнигы» дип атыйлар

Без шахмат өлкәсендә дан казанган милләттәшләребез һәм якташларыбыз белән горурланабыз. Алисә Галләмова, Артур Юсупов, Гата Камскийны бөтен дөнья белә. Ә шулай да әлеге рәттә иң беренче булып спортчы, тренер, шахмат буенча халыкара оста Рәшит Гыйбат улы — тутырып әйтсәк, Һибәтулла улы Нәҗметдинов тора.

Рәшит Нәҗметдинов 1912 елның иске стиль белән 15 декабрендә Актүбә шәһәрендә туа. Совет чорында Рәшит һәм аның бертуган абыйсы — танылган язучы Кави Нәҗминең батрак уллары булуына басым ясала иде. Дөрес, Һибәтулла абзый Актүбә сәүдәгәрләренә ялланып эшли, ләкин ул Нижгар губернасындагы Краснай дигән мишәр авылының атаклы имамнары нәселеннән була. Кави белән Рәшитнең әтиләре ягыннан агалары — Абдулла хәзрәт Нәҗметдинов Бохара һәм Һиндстан мәдрәсәләрендә белем ала, Дәүләт Думасы депутаты булып сайлана.

Биш яше тулар-тулмаста Рәшит тулы ятим кала: башта Краснайдагы туганнарында яши, аннары Казандагы ятимнәр йортында һәм абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. Шахмат белән ун яшендә кызыксына башлый һәм бер ел узуга пионерлар арасында шәһәр турнирын ота. Бер үк вакытта шашка уены белән дә мавыга, беренче зур уңыш та аңа шашка аркылы килә: Рәшит Нәҗметдинов 15 яшендә Идел һәм Кама буе беренчелегендә җиңеп, РСФСР һәм СССР беренчелегенә эләгә. Илнең шахмат-шашка буенча төп басмасы аңа «Казан вундеркинды» дигән мәкалә багышлый.   

Ниһаять, 1930 елда Рәшит Нәҗметдинов татарлар арасыннан беренче булып шахмат буенча Казан шәһәре чемпионы исемен алуга ирешә. 1931–1933 елларда Одессада яши, анда да шахмат һәм шашка чемпионатларда җиңә. Казанга әйләнеп кайткач, берничә тапкыр шәһәр чемпионы була, бөтенсоюз турнирларында призлы урыннар яулый, студентлар, крестьяннар һәм эшчеләр арасында шахмат уенын пропагандалый. 1940 елда педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Байкал аръягында политрук булып хезмәт итә. 1945 елда аны Берлинга күчерәләр.

Шунда ул совет — америка шахмат матчында катнаша. Демобилизацияләнеп Казанга кайтканнан һәм «Спартак» спорт җәмгыятенә профессиональ тренер булып урнашканнан соң, 33 яшенә җиткәч кенә Рәшит Нәҗметдинов үзен спортка тулаем багышлау мөмкинлеге ала. Моның нәтиҗәләре дә тиз күренә. 1949 елда ул — шашка буенча, тагын бер елдан — шахмат буенча СССРның спорт остасы. Рәшит Нәҗметдинов — СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән беренче татар шахматчы һәм бүгенге көндә дә — илебездә шахмат буенча да, шашка буенча да спорт остасы исемен йөртүче бердәнбер кеше.

 50 — 60 еллар — шахмат остасы Нәҗметдинов өчен иң нәтиҗәле чор: ул шәхси беренчелектә 5 тапкыр — РСФСР, 1 тапкыр СССР чемпионы, СССРның җыелма командасы составында СССР халыклары Спартакиадалары чемпионы була. Бухарестта, Варнада һәм башка шәһәрләрдә уздырылган халыкара турнирларда призлы урыннар яулап, халыкара спорт остасы исемен яулый.

Танылган гроссмейстерларны, шул исәптән Михаил Таль һәм Борис Спасскийларны ота. Шахмат буенча дөнья чемпионы исеменә Михаил Ботвинник белән матчта Тальның секунданты, ягъни консультанты буларак катнашканнан соң, аңа Советлар Союзының атказанган тренеры исеме бирелә. Сүз уңаеннан, Михаил Таль белән аларның икесен кискен һөҗүм, комбинацияле уенга өстенлек бирү дуслаштыра.

Рәшит Гыйбад улы берьюлы берничә көндәшкә каршы уйнау сеансларына, өлкәннәр һәм балалар өчен шахмат уены турындагы лекцияләргә, өметле яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә. Ул Казанның яшь шахматчылары арасыннан күп кенә спорт осталары әзерләп калдыра, аның вафатыннан соң озак кына вакыт җирле шахматчылардан берәү дә бу исемгә ирешә алмый.

Рәшит Нәҗметдинов шахматка бәйле вазифаларда бөтен илне йөреп чыга, Венгрия, Польша, Болгария, Монголиядә була, Гыйракта шахмат федерациясенең шәрәфле әгъзасы итеп сайлана. Төрле пландагы киеренке эшчәнлеге өчен ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, «Тырыш хезмәт өчен» медале, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Бала вакытында рус телен начар белүе һәм татар телендәге шахмат әдәбияты булмау аркасында күп кыенлык күргән шахматчы 1953 елда язучы Гази Кашшаф белән берлектә татар телендә «Шахмат уены» дәреслеге, 1960 елда — үзенең сайланма партияләре җыентыгын әзерләп чыгара. Соңрак ике китап та күп тиражлар белән рус һәм татар телләрендә кабатлап басыла. Белокопытов, Дамскийларның Рәшит Нәҗметдиновның үзенә багышланган китаплары бар. 2000 елда АКШта Алекс Пишкинның «Супер Неж. Шахматный ассасин» китабы басылып чыга.

Ни өчен Нәҗметдинов шахматтагы иң югары гроссмейстер дәрәҗәсенә ирешә алмаган соң? Авыр балачак, шахматка соңлап килү, системалы теоретик әзерлек булмау, шашка белән мавыгу, сәламәтлек, холык… — боларның һәммәсе йогынты ясамый калмагандыр. Тормышны бар булганынча яратучы кеше буларак, аңа үзен кырыс дисциплина кысаларында тоту хас булмый. Тормыштагы кебек үк, шахматта да ул салкын исәпне түгел, хис, эмоция, комбинацияләр матурлыгын өстен куя. Шуңа күрә турнирларда күбрәк беренче урын өчен түгел, матур партия өчен бүләкләнә. Аны дөньяда хәзер дә «шахмат художнигы» дип атыйлар.

Рәшит Гыйбад улы Нәҗметдинов 1974 елның 3 июнендә Казанда вафат була, Арча зиратында җирләнә. Оештыру өчен үзе күп көч куйган Республика балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбенә аның исеме бирелә, Казанда ел саен Нәҗметдинов исемендәге Бөтенроссия турниры уздырыла. Бауман урамындагы ул яшәгән йортка мемориаль такта куела. 


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100