news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәҗәп Тайип Эрдоган: Ислам дөньясының бердәмлек һәм оешканлыкка ихтыяҗы бар

Төркия президенты Фарсы култыгындагы өч илгә ике көнлек сәфәре алдыннан матбугат конференциясе үткәрде.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Төркия Фарсы култыгындагы үзара дус илләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә проблемалар һәм кыенлыклар булуын кабул итмәслек әйбер дип саный, диде президент Рәҗәп Тайип Эрдоган Фарсы култыгындагы өч илгә ике көнлек сәфәре алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Төркия башлыгы иң беренче – Согуд Гарәбстанына, аннары Күвәйт һәм Катарга сәфәр кылачак.

«Бүген мөселманнар беркайчан булмаганча бердәмлек һәм оешканлыкка мохтаҗ. Иерусалимдагы Әл-Акъса мәчете тирәсендәге вакыйгалар моңа мисал булып тора. Соңгы көннәрдә Әл-Акъса мәчетенә карата күрсәтелгән илтифатсызлык бөтен ислам дөньясында зур борчу уята», - диде дәүләт башлыгы. Эрдоган билгеләп үткәнчә, Иерусалимдагы Әл-Акъса мәчете – Палестина халкының гына түгел, 1,7 миллиард мөселман кешесенең дә изге урыны. Иерусалимдагы хокук бозулар мөселманнар тарафыннан канун бозу өчен нигез була алмый, ди Төркия президенты.

«Төркия төбәктә тынычлыкны тәэмин итүгә үз өлешен кертергә омтыла һәм ул тугандаш палестиналыларга ярдәм күрсәтергә әзер», - дип билгеләде Эрдоган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100