ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк

Дин

Иерусалим мәчетендә җомга намазларын тыйганнар

16 июль 2017, 13:21 , Фото: dumrt.ru

Иерусалим мәчетендә җомга намазларын тыйганнар Ислам галимнәре рәсми чыгыш белән чыккан, шулай ук Татарстан мөфтие дә бу хәлне тәнкыйтьли.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Израил полиция хезмәткәрләре 14 июльдә өч палестиналыны атып үтерә. Әлеге вакыйга ислам диненең изге гыйбәдәнханәсе – Әл-Акъса мәчете янында була. Израил ягы версиясе буенча, кораллы палестиналылар хокук тәртибе сакчыларына ут ача. Израилдә Әл-Акъса мәчетендә җомга намазлары тыелу турында игълан иткәннәр. Әлеге карар, имеш, халыкның иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителгән. 

Шам (Сүрия) берлеге галимнәре рәсми белдерү белән чыгыш ясаган. Анда алар Израил хакимиятенең бу карарын гаеп итеп, бөтен мөселман дөньясының канәгатьсезлеген белдергән. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат сайты хәбәр итә.

"Без дөньядагы барлык мөселманнарны, берләшеп, бу җинаятькә каршылык күрсәтү өчен бер рәткә басарга чакырабыз", - диелә белдерүдә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук “Әл-Акъса” мәчетен ябуны гаеп иткән. "Шам (Сүрия) берлеге галимнәре хәбәрендә Әл-Акъса мәчете тирәсендәге хәлгә ачыклык кертелә, ә гаммәви мәгълүмат чараларында вәзгыять бер яклап кына күрсәтелә, анда бер якның корбаннарын гына искә алып, мөселманнар арасында зыян күрүчеләр турында берни әйтелми. Шушы документтан кораллы һөҗүмнең провокация нәтиҗәсендә килеп чыгуы ачыклана. Шуңа да ул җирле мөселманнарда канәгатьсезлек тудырган".
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр