news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: Татар телен белү Казахстандагы хезмәттәшләрем белән аралашырга ярдәм итә

Татарстан Президенты Казахстан татар һәм башкорт конгрессы активы белән очрашты.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен белүе нәтиҗәсендә Казахстан хезмәттәшләре белән тәрҗемәсез аралаша ала. Ул бу хакта Казахстан татар һәм башкорт конгрессы активы белән очрашуда белдерде. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казах телен белгән кеше татар телен дә белә дияргә була. Мин татар телен беләм һәм Казахстан хезмәттәшләрем белән тәрҗемәчедән башка аралашам. Казах телен актив өйрәнегез, Казахстанда аны өйрәнү белән проблема юк һәм татар телен дә тиз үзләштерәчәксез”, - диде Миңнеханов.

Республика лидеры Павлодарск өлкәсе татар теле укытучыларын стажировкага яки практикага җибәрү турындагы тәкъдимне шулай дип шәрехләде. Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады, әмма, аның фикеренчә, Казахстан татарларына активрак булырга һәм татар теле укытучылары әзерләүгә үз вәкилләрен җибәрергә кирәк. Ул татар телен өйрәнүдә дистанцион технологияләр һәм заманча мультимедиа программалары кулланырга тәкъдим итте.

  • Казахстан Республикасы Статистика комитеты мәгълүматлары буенча илдә 200 меңнән артык татар яши, бу Казахстанда яшәүчеләрнең 1,3 проценты дигән сүз.

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда “ТНВ” телекомпаниясенең корпунктын ачуда катнашты. Татарстан Президенты Казахстан башкаласы Астанага 3 июльдә Astana Finance Days Forum халыкара ислам икътисады форумында катнашу өчен ике көнлек эш визиты белән килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot