news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Опера һәм балет театрының яңа милли балет куярга теләвен әйтте

ТР Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган отчетында Татар дәүләт опера һәм балет театрының репертуарында милли әсәрләр аз булуы искәртелгән иде.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Опера һәм балет театрының яңа милли балет куярга теләвен әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры 2022 елда милли балет чыгарачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әйтте.

ТР Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган отчетында Татар дәүләт опера һәм балет театрының репертуарында милли әсәрләр аз булуы искәртелгән иде. Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов моңа җавап итеп үзләренең алдагы планнары белән уртаклашты.

“Әлегә серне ача алмыйм. Шулай да 2022 елда милли балет чыгару планы барлыгын әйтәм”, - диде директор. Ул быел Эльмир Низамовның “Алтын Казан” мюзиклы планлаштырылуын да раслады.

“Безнең театр Мәскәүнең Большой театры сәхнәсендә дүрт милли спектакль күрсәтәчәк. Без үзебезнең авторлык эше булган милли әсәрләребезне генә тәкъдим итәргә булдык. Бу югары класслы иҗатка омтылыш”, - дип дәвам итте ул.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов “Сөембикә” операсын Большой театр сәхнәсеннән “Меццо” каналы өчен яздыру идеясе барлыгын әйтте. “Әлегә бу идеяне тормышка ашыру мөмкинлеге карала. Бу каналда бер күрсәтү 50 илне үз эченә ала”, - диде театр җитәкчесе.


news_right_1
news_right_2
news_bot