news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Опера һәм балет театры репертуарында татар спектакльләре аз булуы өчен шелтә алган

Татар спектакльләре театрда барлык уйналган спектакльләрнең 11,6 процентын гына тәшкил итә.

Опера һәм балет театры репертуарында татар спектакльләре аз булуы өчен шелтә алган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарындагы спектакльләрнең нибары 11 проценты гына татар спектакле. Татарстан мәдәният министрлыгы моның өчен театрны шелтәләргә мөмкинлеген искәртә. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышына әзерләгән отчетында әйтелә.

«XIX гасыр чит ил авторлары әсәрләре өстенлек иткән бердәнбер театр — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры (43 спектакльнең 29ы). Бу классик музыкаль театрның юнәлеше белән аңлатыла. Аның репертуары Көнбатыш Европа опера һәм балет сәнгатенең югары үрнәгенә таяна» — диелгән отчетта.

«Татар спектакльләре исә барлык уйналган спектакльләрнең 11,6 процентын гына тәшкил итә. Татар опера һәм балет традицияләренең ныклыгын истә тотып, аларның репертуарда бик аз булуы театрның репертуарын шелтәләргә җирлек тудыра», — дип дәвам ителә документта.

  • Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар телле ике опера спектакле бар. Болар — «Сөембикә» һәм «Шагыйрь мәхәббәте». Шулай ук өч милли балет куелган: «Шүрәле», «Алтын Урда» һәм «Йосыф турында риваять». Милли спектакльләр елга бер-ике тапкыр гына күрсәтелә һәм театрның бренды булган халыкара фестивальләрдә еш катнашмый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100