news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов “Печән базары”нда Кабан күле тирәли самокатта экскурсия оештырачак

Быел фестивальнең программасы төрлеләндерелгән.

Рәдиф Кашапов “Печән базары”нда Кабан күле тирәли самокатта экскурсия оештырачак
Михаил Захаров

(Казан, 13 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов 17-18 августта үтәчәк “Печән базары” фестивалендә Кабан күле тирәли самокатта экскурсия оештырырга җыена. Бу хакта ул фестиваль үткәрелүгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Фестивальдә экскурсияләр дә булачак. Гадәттәгечә, без аны “кеше болай гына сөйләп йөрмәсен” дип түгел, ә төрлеләндерергә тырышабыз. Быел самокатта Кабан күле тирәли йөреп, аның бөтен серләренә, тарихына төшенәчәкбез”, - диде ул.

Шулай ук Татар бистәсе турында Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша, Татарстан архивының директор урынбасары Илдар Шәфыйков, Ислам музее директоры Илнур Низамиев сөйләячәк. “Аларның һәрберсенең үз карашы, шуңа күрә кызыклы булыр дип уйлыйм”, - диде Рәдиф Кашапов.

“Кеше еш кына сезнең чараларда ничек катнашып була дип сорый, анда иң мөһиме сезнең теләк булырга тиеш. Әгәр берәрсе нәрсәдер оештырырга тели икән, бер ай алдан безгә килсен дә, әйтсен. Без аны программага кертербез. Бер кеше куратор булып, теләсә нәрсә эшли дигән сүз түгел, бу – мөмкинлек. Үзегезнең лекциягез булса, сез безгә мөрәҗәгать итә аласыз”, - диде ул.

Рәдиф Кашапов сүзләренчә, быел лекцияләр киңрәк темаларга багышланган. “Мәсәлән, күбегез Чернобыльгә багышланган сериал чыкканын күрде. Татарстанда АЭС төзелсә, бездә дә ул хәлләр кабатланырга мөмкин иде, шуңа күрә лекторийның бер темасы шуңа багышланачак”, - диде ул.

“Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булыр алдыннан татар егетләре һәм кызлары ни өчен тормышка чыкмый? – дигән сорау күтәргән иде, бу темага да кагылып үтәчәкбез, дискуссия булачак. Ягъни без аерым бер кешегә генә түгел, ә бар кешегә дә кызык булган темалар алдык”, - дип сөйләде рәис урынбасары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100