ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Киләчәктә татар дизайнерлары өчен аерым фестиваль оештырылырга мөмкин

13 август 2019, 15:45 , Фото: Михаил Захаров

Киләчәктә татар дизайнерлары өчен аерым фестиваль оештырылырга мөмкин "Татар дизайны Европа форматына күчәргә тиеш", - ди Гүзәлия Гыйниятуллина.

(Казан, 13 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Якын киләчәктә татар дизайнерлары өчен аерым фестиваль оештырылырга мөмкин. Быел исә алар “Печән базары” фестивалендә кысаларында катнашачак. Бу хакта фестиваль үткәрелүгә багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина сөйләде.

“Киләчәктә дизайнерлар өчен аерым фестиваль оештыру тәкъдиме туды, бәлки ул чынга да ашар”, - диде ул.

Гүзәлия Гыйниятуллина фикеренчә, татар дизайнерлары аерым берләшмәгә үсеп җиткән. “Хәзерге вакытта без калфак булган һәрбер дизайнерны да “Печән базары”на кабул итә алмыйбыз, чөнки дизайн үсештә, үзгәрештә булырга тиеш. Дизайн “калфак”, “авыл” белән генә чикләнергә тиеш түгел, шәһәр, Европа форматына күчәргә тиеш”, - диде ул.

Гүзәлия сүзләренчә, “Печән базары”нда катнашу өчен 400дән артык гариза килгән, әмма бары тик 120се генә сайлап алынган. “Нәрсә генә тәкъдим итсәгез дә, сезнең стильләштерелгән татар әйбере булырга тиеш”, - дигән таләп куябыз. Ул дизайн-маркетка да, ашау мәйданчыкларына да кагыла”, - диде ул.

“Кеше безне кайвакыт XIX гасыр урталарында яшәгән кебек кабул итә, әйтик, калфак булмаса, татарча булмый, диләр. Сез үзегез дә калфак кимәгәнегез дип, әйтеп булмый бит. Шуңа күрә заманча татар мәдәнияте булгач, димәк, ул бу мохиттә ясалган иҗат булырга тиеш. Программада булган кайбер әйберне “татар” дип әйтеп булмый”, - ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы урынбасары Рәдиф Кашапов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10