news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Гаташның 3 томлык әсәрләре сатуга чыкты

Җыентыкларга шагыйрьнең 2016 елга кадәр язылган әсәрләре кергән.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләрең өч томы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Барлыгы әсәрләр 5 томда басылачак.

Беренче томга шагыйрьнең 1961-1972 елларда язылган шигырьләре, лирик циклы (“Таулар турында уйлар”) һәм Һенрих Һейне, Роберт Бернс, Джордж Байрон, Джон Китс һәм башкалардан тәрҗемәләре кергән.

Икенче томда – 1972-2016 елларда иҗат ителгән әсәрләр. Шигырьләрдән тыш бу томда публицистик цикллар, поэмалар, робагыйлар бар.

Өченче томга кертелгән шигырьләр, газәлләр, төрки шагыйрьләр иҗатыннан үрнәкләр 1961-2016 елларда язылган.

“Рәдиф Гаташ – әйткәнебезчә, иҗат әһеле буларак бәхетле зат. Аның әсәрләре яратып укыла, җырлары яңгырый, китаплары бер-бер артлы басылып тора, –дип яза шагыйрь турында әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов. - Иманым камил: бу басма да укучылар тарафыннан яратып кабул ителер, әдәби-рухи милли тормышыбызда мөһим вакыйга булыр дип ышанам”.

"Кеше гашыйк

Җир кешене һәрчак ашыктырган
Гасыр, еллар буе.
Ашыгып сөя кеше, аннан ашыгып
Уза, диләр, туе.

Мин дә ашыгам алга, елларыма
Йөрәк ачып менә.
Ашыктыра Кояш, йолдыз мине,
Җилләр ашыктыра.

Йә суыта дөнья, йә тирләтә,
Яки ачыктыра.
Кузгалырга, алга юл алырга
Форсат ачып тора.


Нинди бәхет! Һәрбер көне белән
Дөнья ашыктыра.
...Яши ала шулай ашыгып җирдә
Бары гашыйк кына".

Китапны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100