news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Гаташ: Госман Садә телендә сандугачлар сайрый иде

Асаф Вәлиев, Мирсәет Сөнгәтуллин, Илсур Сафин шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар.

Рәдиф Гаташ: Госман Садә телендә сандугачлар сайрый иде
Рамиль Гали

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Марат Мөбарәкшин). Бүген ТР Язучылар берлегендә шагыйрь Госман Садәнең тууына 70 елы тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Шагыйрь Рәдиф Гаташ үз чыгышында Госман Садәнең иҗатын югары бәяләп, аның телендә сандугачлар сайрый иде, диде.

«Язучылар берлеге бу кичәне оештыру эшен миңа йөкләгәч, мин бик теләп риза булдым. Әлеге чараның сценариесын мин төзедем. Госман Садә бик тыйнак кеше иде. Ул бик мәгьнәле шигырьләр иҗат иткән, аларга нинди җырлар язылган», - диде шагыйрә Шәмсия Җиһангирова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чарада Асаф Вәлиев, Мирсәет Сөнгәтуллин, Илсур Сафин кебек җырчылар шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар.

Шагыйрьләр һәм язучылар Рәдиф Гаташ, Ләбиб Лерон, Римзил Вәлиев һәм башкалар аның турында истәлекләр сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100