news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Гаташ алтмышынчы елларда яшь шагыйрьләргә Бикә Рәхимова канат куйды дип саный

Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, мин, Рөстәм Мингалимгә генә түгел, Разил Вәлиев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмнәргә – барысына да канат куйды, ди шагыйрь.

Рәдиф Гаташ алтмышынчы елларда яшь шагыйрьләргә Бикә Рәхимова канат куйды дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ танылган шагыйрә һәм публицист Бикә Рәхимова алтмышынчы елларда татар әдәбиятына килгән яшь буын шагыйрьләренә канат куйды, аларга ярдәм итте дип саный. Бу хакта ул Бикә Рәхимованы искә алу кичәсендә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Безнең буын шагыйрьләренә – Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, мин, Рөстәм Мингалимгә генә түгел, Разил Вәлиев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмнәргә – барысына да канат куйды, күңел җылысын бирде дип ышанып әйтә алам”, - диде Рәдиф Гаташ.

“Мин Бикә Рәхимова турында уйлаганда, беренче чиратта, аның искиткеч хуҗабикә булуын хәтерлим. Алтмышынчы елларда әдәбиятка килгән вакытта безнең буын Равил Фәйзуллинның кечкенә фатирында берләште. Уңган, якты күңелле хуҗабикә безне дуслаштырды, безгә искиткеч табын әзерләде”, - дип искә алды ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100