news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пётр Гаврилов — «Фашист тоткынлыгының барлык газапларын кичерә»

Әсирлек тамгасы аны бик озак еллар эзәрлекли.

Пётр Гаврилов — «Фашист тоткынлыгының барлык газапларын кичерә»

Бөек Ватан сугышы тарихына Брест крепосте каһарманы булып керәчәк Пётр Михайлович Гаврилов 1900 елның 17 июнендә Казан губернасы Лаеш өязенең хәзер Питрәч районына керүче Әлбәдән авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның балачагы бик авыр була. Әтиләре бик иртә дөнья куя. Әниләре Александра Ефимовна һәм абыйсы Сергей белән алар түбәсе ике ниргә бүрәнәгә утыртылган җир өйдә яшиләр.

Аннары Пётр Казанга килеп Үзәк керәшен-татар мәктәбен тәмамлый, заводта эшли. 1917 елда Казанда совет власте урнаштыру вакыйгаларында актив катнаша. 1918 елда үз теләге белән Кызыл Армиягә языла, Гражданнар сугышы вакытында Көнчыгыш фронтта була. 1922 елда большевиклар партиясенә керә.

Пётр Гаврилов 1925 елның сентябрендә Владикавказда пехота мәктәбен, ә 1939 елда Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый. 1939 — 40 еллардагы совет-фин сугышында катнаша. 1941 елның Германия СССРга сугыш башлаган 22 июнь иртәсен майор Гаврилов Брест крепостендә каршылый. Аның җитәкчелегендәге 44 нче укчы полк крепостьның Көнчыгыш фортында оборона тота. 30 июньгә кадәр гарнизон дошманга оешкан төстә каршылык күрсәтә, күпсанлы һөҗүмнәрне кире кага, гитлерчыларга фортка үтеп керү мөмкинлеге бирми.

Дошман куәтле авиабомба ташлаганнан соң, ныгытмаларның бер өлеше җимерелә һәм немецлар фортка бәреп кереп, аны саклаучыларны әсирлеккә ала. Гаврилов һәм исән калганнардан кечкенә бер төркем эчкәреге казаматларга качып, көрәшне дәвам иттерәләр. 12 июльдә ул берьялгызы кала, ләкин каршылык күрсәтүне туктатмый. 23 июль көнне казаматта снаряд шартлап, майор Гаврилов авыр яралана һәм аңсыз хәлендә дошман кулына эләгә.

Сугыш елларында Хаммельбург һәм Регенсбург концлагерьларында була, фашист тоткынлыгының барлык газапларын кичерә. 1945 елның маенда Маутхаузен лагеренда совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Сугыштан соң, махсус тикшерүләр аша узып, хәрби дәрәҗәсе кире кайтарыла. Ләкин әсирлектә булуы һәм партбилетын югалтуы сәбәбе белән ул  партиядән чыгарыла. Әсирлек тамгасы аны бик озак еллар эзәрлекли. Ул сугыш башланганда крепостьта калган гаиләсен — хатыны белән тәрбиягә алган уллары Николайны табудан да өметен өзә.

1945 елның көзендә Пётр Гаврилов Себердәге Абакан — Тайшет тимер юлы төзелешендә эшләүче япон хәрби әсирләре лагере башлыгы итеп билгеләнә, 1946 елның июненнән запаска чыга. 1947 елга кадәр туган җирендә, Татарстанның Питрәч районында яши, кирпеч заводы директоры була, шунда яңа гаилә кора. Ләкин җирле җитәкчеләрнең элекке әсиргә булган кырын карашын күтәрә алмыйча, хатынының туган ягына — Краснодарга күчеп китәргә мәҗбүр була. Анда базада — эшче, приборлар төзелеше заводында экспедитор булып эшли.

1956 елда эзтабар-язучы Сергей Смирновның кире каккысыз фактларга нигезләнеп язылган «Брест крепосте» китабы басылып чыга. Китап халыкка Брест крепостен саклаган солдат һәм офицерларның тиңдәшсез батырлыгы тасвирлана. Озак та үтми, СССР Югары Советының 1957 ел, 30 гыйнвар Указы белән Пётр Михайлович Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. Китап дөнья күргән елны ул гаиләсенең исән калуы, беренче хатынының параличланып, хәзерге вакытта картлар йортында булуы турында ишетә. Пётр Михайлович һәм аның икенче хатыны урын хастасы ханымны үзләренә алып, соңгы көннәренәчә тәрбия итәләр. Николай Мәскәүдә хәрби академия тәмамлый.

Брест каһарманы Пётр Гаврилов 1979 елның 26 гыйнварында Краснодар шәһәрендә вафат була. Җәсәде Брест шәһәрендә, Гарнизон зиратында җирләнә. Татарстанның Питрәч районы Күн авылында Геройга бюст куелган. Туган авылы Әлбәдәндә Гаврилов музее эшли. 2019 елдан «Әлбәдән» хәрби уеннары» фестивале уздырыла. Брест, Казан, Краснодар, Иркутск шәһәрләрендә, Питрәчтә аның исемен йөрткән урамнар бар. Үзәк Тянь-Шаньдагы бер пикка Пётр Гаврилов исеме бирелә.

Пётр Гаврилов образы 1956 елда төшерелгән «Бессмертный гарнизон», 1985 елда төшерелгән «Битва за Москву», 2010 елда экраннарга чыккан «Брестская крепость» фильмнарында гәүдәләндерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100