news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстанда яшәүче гаиләне «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде

Путин Татарстанда яшәүче гаиләне «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде
Фото: kremlin.ru

Татарстанда яшәүче Чулпан һәм Иршат Хәнифовлар «Ата-ана даны» ордены медальләренә лаек булды. Тиешле указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.

Алар «гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә зур хезмәтләре өчен» бүләкләнә.

Татарстанлылар белән бергә шундый ук медальләрне Архангельск, Мәскәү, Новгород, Свердловск, Төмән һәм Чиләбе өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы – Югра кешеләре алды.

Элегрәк, июнь аенда, «Ата-ана даны» ордены медале белән Татарстаннан Гөлнур һәм Илдар Рафиковлар бүләкләнгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot