news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Татарстанда яшәүче гаиләне «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүче Илдар һәм Гөлнур Рафиковларга «Ата-ана даны» ордены медале бирү турында боерык имзалады. Документ хокукый мәгълүмат тупланган рәсми порталда урнаштырылган.

Бу дәүләт бүләге, 2010 елдан башлап, дүрт һәм аннан да күбрәк балаларын яки уллыкка алынган балаларын тәрбияләүче ата-аналарга гаилә институтын ныгытуда катнашулары өчен бирелә.

Шулай ук, документ нигезендә, «Татмилеорация» траст компаниясе» директоры урынбасары һәм баш инженеры Альберт Зарипов Россия Федерациясенең Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100