news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итү турында уйларга вәгъдә итте

Миңнеханов президенттан бу мәсьәләне карауны сорады.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның үтенеченә карата стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итү турында уйларга вәгъдә итте. Бу хакта “Интерфакс” яза.

“Әгәр инде, мөселманнар сыра сатуга тыныч карый икән, карарбыз”, - диде президент Калининградта Физик культура һәм спортны үстерү советы белән “Россия-2018” оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешма күзәтчелек советының уртак утырышында.

Татарстан җитәкчесе Казанда матчлар вакытында 89 миллион сумлык сыра сатылуы, бернинди проблемалар да булмавы турында әйткән иде.

Моның белән бәйле рәвештә, Миңнеханов президенттан бу мәсьәләне карауны сорады. “Ир-атлар сыра ярата. Миңа, мөселман кешесенә, сыра турында әйтү оят. Әмма мин православие вәкилләрен кайгыртам”, - диде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot