news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия Конституциясенә кертелгән кайбер төзәтмәләрнең әһәмияте хакында сөйләде

Илнең Төп законына үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр узды, анда барлык сайлаучыларның 65 процентка якыны катнашты.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, РФ территорияләрен тартып алу мөмкин булмавы турындагы төзәтмәне Конституциягә кертүне гражданнар үзләре тәкъдим иткән. Дәүләт башлыгы «Россия-1» каналындагы «Мәскәү. Кремль. Путин» программасына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Моны мин уйлап чыгармадым, аны гражданнар үзләре һәм Конституциягә төзәтмәләрне әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары тәкъдим итте», — диде Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, моңа кадәр ил чикләре һәм территориясенең какшамаслыгы, территорияләрне тартып алу мөмкин булмавы белән бәйле момент документларда искә алынмаган.

«Мондый әйбер юк иде, ә ул булырга тиеш», — дип искәртте Президент. Аның сүзләренчә, бу нигезләмәләрнең барысы да алга таба эшләсен өчен, аларны илнең Төп законына кертергә кирәк.

Владимир Путин Конституциядә социаль яклау белән бәйле төзәтмәләрнең әһәмияте турында сөйләде һәм төзәтмәләрдә «пенсия системасының нормаль эшләргә тиешлеге әйтелә» диде. Ул ачыклык керткәнчә, моңа кадәр пенсия керемнәренең даими рәвештә индексацияләнергә тиешлеге турындагы нигезләмә бер документта да искә алынмаган булган.


Россия Президенты Владимир Путин илнең Төп законындагы үзгәрешләр турында указга имза куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100