news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр турында указны имзалады

Илнең Төп законына үзгәрешләр шимбә, 4 июльдә үз көченә керәчәк.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең Төп законындагы үзгәрешләр турында указга имза куйды. Документ Кремль сайтында чыккан.

«Россия Федерациясе законының 1 маддәсендә каралган «Гамәви хакимиятне оештыру һәм эшләтүгә аерым мәсьәләләрне җайга салуны камилләштерү турында»гы Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турындагы закон 2020 елның 4 июлендә үз көченә керә», диелгән документта.

Төп законга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бөтен ил буйлап сайлаучыларның 65 процентка якыны тавыш биргән. Барлык бюллетеньнәрне эшкәрткәннән соң, Россиядә яшәүчеләрнең 77,9 проценты  Конституциягә төзәтмәләрне хуплавы билгеле булды, 21,2 процент каршы булуын белдергән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, плебисцитта катнашкан татарстанлыларның 83 проценты диярлек Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot