Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Россия икътисады үсеш темпы буенча Европаның әйдәп баручы илләрен узып китә
Россия – Европаның иң зур икътисады һәм үсеш темпы буенча Европа берлегенең барлык әйдәп баручы илләрен узып китә. РФ Президенты Владимир Путин «ВТБ: Россия чакыра» форумында шулай дип белдерде.
«Шул ук вакытта, Россиянең икътисади үсеш структурасында «төп, чимал булмаган тармаклар» зур өлешне били», - дип искәртте Россия лидеры.
Ул эшкәртү производстволары, транспорт, логистика, төзелеш, мәгълүмат, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренең шундый тармакларга керүен әйтте.
Элегрәк Путин Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы дусларча мөнәсәбәтләрне үстерү өчен берни дә комачаулый алмый дип белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз