news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия һәм Согуд Гарәбстаны дуслык мөнәсәбәтләре үсешенә берни дә комачаулый алмый

Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә бернәрсә дә комачаулый алмый. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Эр-Рияд шәһәрендә Согуд Гарәбстаны принцы Мөхәммәт бән Салман әл-Сауд белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

«Без сезне Мәскәүдә көткән идек, әмма шартларның бу планнарга төзәтмәләр керткәнен беләм. Ләкин, әйткәнемчә, безнең дуслык мөнәсәбәтләре үсешенә бернәрсә дә комачаулый алмый», — дип ассызыклады Россия лидеры.

Путин шулай ук Мөхәммәт бен Салманны кабат Мәскәүгә чакырды, моңа варис принц ризалык белән җавап бирде, дип билгеләп үтә ТАСС.

Моннан тыш, Россия Президенты очрашуны бик вакытлы дип атап, Согуд Гарәбстаны принцына Якын Көнчыгыштагы хәлләр турында фикерләр алышырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100