news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Минтимер Шәймиевне Казанда сәламләде

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт башлыгы Владимир Путин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашуына кушылды.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне җылы сәламләде. Алар кочаклаштылар һәм дусларча аралаштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Беренче Президенты турында Владимир Путин декабрьдә узган матбугат конференциясендә зур хөрмәт белән сөйләде.

«Татар-информ»ның ни өчен БРИКС башлыкларының очрашу урыны итеп Казан сайланды дигән соравына җавап итеп, ул: «Бу Татарстанның яхшы үсеш алуына бәйле. Ә Казан - мондый үсешнең иң яхшы мисалларының берсе. Шартлар яхшы тудырылган. Элекке президент [Минтимер Шәймиев], һәм бүгенге - [Рөстәм] Миңнеханов яхшы эшли. Без нәтиҗәне күрәбез», - дип җавап бирде Путин.

Февральдә Минтимер Шәймиев Владимир Путинның ышанычлы кешесе булды.

Кичә Казан авиация заводында булганда, Путин яңа Ту-160 самолетларының берсенә «Минтимер Шәймиев» исемен бирергә тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot