news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Ту-160 ракета йөртүчеләренең берсенә Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте

Путин Ту-160 ракета йөртүчеләренең берсенә Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласына сәфәре вакытында «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыятенең филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Дәүләт башлыгы яңа самолетлар белән танышкан вакытта Ту-160 М ракета йөртүчеләренең берсенә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте.

«Без – Татарстанда. Әйдәгез, яңа ракета йөртүчене Минтимер Шәймиев дип атыйк», - диде Путин, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. Татарстан лидеры РФ Президентының тәкъдимен рухланып кабул итте. «Рәхмәт, Владимир Владимирович. Ул моңа лаек», - диде ул.

Дәүләт башлыгын вице-премьер – Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия саклану министры Сергей Шойгу, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан авиация заводы директоры Николай Савицких озатып йөрде.

Россия лидерына предприятиедә төзелә һәм модернизацияләнә торган самолетларны күрсәттеләр. Алар - Ту-22М3М бомбардировщик-ракета йөртүчеләре, Ту-160М (М2) стратегик бомбардировщик-ракета йөртүчеләре һәм Ту-214 түбән фюзеляжлы урта магистраль пассажир лайнерлары (шулай ук аларның махсус версияләре).

Казан авиация заводы яңа үсеш этабында тора, ул 2030 елга кадәрге перспективага заказлар белән тотрыклы рәвештә тәэмин ителгән. Җитештерүне яңарту һәм техник яктан яңадан җиһазландыру буенча масштаблы программаның мөһим этабы гамәлгә ашырылган, ул Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә, шулай ук Татарстанның төзелеш комплексы институтлары һәм предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлектә тормышка ашырыла. Бу заманча җитештерү базасында уникаль технологик циклны торгызырга, яңа җиһазлар сатып алырга, яңа очу-сынау базасы төзергә мөмкинлек бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100