news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин минималь хезмәт хакы күләме һәм башка социаль түләүләр арту турында искәртте

Россия Президенты Владимир Путин Калининград өлкәсе югары уку йортлары студентлары белән очрашуда 2024 елда минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында искәртте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Минималь хезмәт хакы күләмен арттырачакбыз. Быел ул шактый югары булачак. Ә бу үз чиратында башка түләүләрдә дә чагыла, шул исәптән социаль пособиеләр дә арта», - диде Россия лидеры.

Россиядә 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме айга 18,5 процентка, ягъни 19242 сумга кадәр артты. Больничный, йөклелек һәм бала табу буенча пособие, шулай ук кайбер башка социаль түләүләр минималь хезмәт хакы күләменә бәйле.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, социаль түләүләр һәм пособиеләр индексациясе 1 февральдән Россиядә якынча 20 миллион кешегә кагылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot