news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 февральдән социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнәчәк

1 февральдән социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнәчәк
Фото: видеодан скриншот

1 февральдән социаль түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләү Россиядә якынча 20 млн кешегә кагылачак. Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә Премьер-министр Михаил Мишустин сөйләде.

«1 февральдән 40тан артык төрле түләү һәм пособие индексацияләнәчәк. Хөкүмәтнең шул хактагы карары әзерләнгән. Гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне үтәү федераль бюджет тарафыннан тулы күләмдә каралган, аны узган ел Россия Президенты Владимир Путин раслады», - диде Министрлар Кабинеты җитәкчесе.

Балалы гаиләләргә ярдәм арта. Шулай итеп, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 24,6 мең сумга кадәр үсә. Баланы карау буенча ай саен түләнә торган пособие дә арта.

Моннан тыш, ана капиталы беренче балага 586,9 меңнән 630,4 мең сумга кадәр артачак, икенче һәм аннан соңгы балаларга 775,6 мең сумнан 834 мең сумга якын (әгәр беренче балага алмасалар) бирелә. Әгәр дә гаилә ана капиталының бер өлешен сарыф итсә, аның калганы гына индексацияләнә.

Шулай ук инвалид, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Россия Герое, Хезмәт Герое һәм башка гражданнарга түләүләр артуы каралган.

«Тулаем алганда, мондый чара якынча 20 млн кешегә кагылачак, һәм алар үзләренә тиешле акчаны алырга тиеш», - дип китерелә Премьерның сүзләре Министрлар Кабинеты Телеграм-каналында.

news_right_1
news_right_2
news_bot