news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Михаил Мишустин кандидатурасын Россия Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте

Дәүләт башлыгы Россия Федераль салым хезмәте башлыгы белән эшлекле очрашу үткәрде.

Путин Михаил Мишустин кандидатурасын Россия Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Владимир Путин Дәүләт Думасына Россия Премьер-министры вазифасына Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин кандидатурасын кертте. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, дәүләт башлыгы Михаил Мишустин белән эшлекле очрашу үткәргән. Анда аңа ил хөкүмәте рәисе вазифасын биләргә тәкъдим ителгән.

Михаил Мишустин Россия Федераль салым хезмәте башлыгы булып 2010 елның апреленнән эшли. Аңа ай ярымнан 54 яшь тула. Ул элеккеге премьер-министр Дмитрий Медведевтан ярты елга кечерәк.

Моңа кадәр Дмитрий Медведев хөкүмәтнең гамәлдәге составта отставкага китүе турында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot