news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте отставкага китте

Владимир Путин Кремльдә РФ Хөкүмәте әгъзалары белән очрашып, аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин инаугурациясеннән соң Россия Хөкүмәте отставкага китте. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы боерыкка кул куйган, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Конституция нигезендә, Хөкүмәт ил башлыгы үз вазифасына керешкәннән соң отставкага китә.

Владимир Путин Кремльдә РФ Хөкүмәте әгъзалары белән очрашып, аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Министрлар Кабинеты үз эшчәнлеген бер команда булып, лаеклы төстә башкарды. Монда Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевның хезмәте зур», - дип искәртте Владимир Путин.

Хөкүмәтнең алдагы елларга төп бурычы – россиялеләрнең реаль керемнәрен арттыру, диде ул.

РФ Президентының Дәүләт Думасына Премьер-министр вазифасына кандидатура тәкъдим итү өчен ике атна вакыты бар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100