news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Михаил Бабичны Россиянең Белоруссиядәге илчесе вазифасыннан азат итте

Бу вазифага Иркутск өлкәсе сенаторы һәм элеккеге губернаторы Дмитрий Мезенцев билгеләнде.

(Казан, 1 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә Михаил Бабич Россиянең Белоруссиядәге илчесе вазифасыннан азат ителде. Бу хакта Кремль сайтындагы хәбәргә сылтама белән дә "Интерфакс" хәбәр итә.

Президент Михаил Бабич урынына Иркутск өлкәсе сенаторы һәм элеккеге губернаторы Дмитрий Мезенцевны билгеләде.

Михаил Бабич шулай ук Россия Президентының Беларуссия белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча махсус вәкиле вазифасыннан азат ителде.

  • Михаил Бабич 2018 елның 24 августында Минск шәһәрендә Россия Федерациясенең илчесе итеп билгеләнгән иде. 2011 елның 15 декабреннән 2018 елның 24 августына кадәр Михаил Бабич Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100