news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин ике татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды

РФ Президенты Владимир Путин Татарстанның күренекле шәхесләренә дәүләт бүләкләре тапшыру карарын имзалады. Тиешле указ рәсми хокукый актлар порталында басылып чыкты.

«Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов бүләкләнде, ә «Тимер юлларны үстерү өчен» медален Куйбышев тимер юлының административ-хуҗалык үзәгенең әйдәп баручы инженеры Ринат Яруллин алды.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, шул ук указ белән КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогинга РФ Хезмәт Герое исеме бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot