news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КАМАЗ башлыгы Сергей Когогинга Россия Хезмәт Герое исеме бирелде

КАМАЗ башлыгы Сергей Когогинга Россия Хезмәт Герое исеме бирелде
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогинга Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелде. РФ Президентының тиешле указы рәсми хокукый актлар порталында басылып чыкты.

Документ нигезендә, бу исем дәүләт алдында аерым хезмәт казанышлары һәм машина төзелешен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелгән.

Сергей Когогин ТАССРның Юдино районы Олы Ключи авылында туа. 1982 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, Яшел Үзән машина төзү заводына эшкә урнаша, 1990 елда аның директоры була. КАМАЗ генераль директоры итеп Когогин 2002 елда билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot