news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Акчуринның медицинага керткән өлеше иң ихлас хөрмәткә лаек

Путин: Акчуринның медицинага керткән өлеше иң ихлас хөрмәткә лаек
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Ренат Акчурин, гомерен кешеләргә мәрхәмәтле һәм фидакарьләрчә хезмәт итүгә багышлап, үз вазифасына чиксез тугры булды. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин кардиохирургның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу телеграммасында белдерде.

Путин белдергәнчә, күренекле белгеч меңләгән пациентка ярдәм иткән.

«Аның медицина фәнен, кардиохирургиянең алдынгы юнәлешләрен үстерүгә, илебезнең иң яхшы сәламәтлек саклау традицияләрен ныгытуга керткән уникаль өлеше ихлас хөрмәткә лаек», – диде дәүләт башлыгы. Телеграмма тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

Ренат Акчуринга 78 яшь иде. Ул озак авырудан соң 6 октябрьдә вафат булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та профессорның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot