Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов кардиохирург Ренат Акчуринның хатынының кайгысын уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы, атаклы кардиохирург Ренат Акчуринның тол хатыны Наталья Акчуринаның кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.
«Хөрмәтле Наталья Павловна! Тормыш иптәшегез Ренат Сөләйманович Акчуринның вафат булуы турындагы хәбәр кайгыга салды. Аның китүе — сезнең, гаиләгезнең, халыкара медицина җәмәгатьчелеге, илебез һәм, әлбәттә инде, Татарстан Республикасы өчен зур югалту», диелә телеграммада.
«Ренат Сөләймановичның тормыш юлы кешеләргә, Ватанга һәм сайланган эшенә тугрылыклы хезмәт итүнең якты үрнәгенә әверелде. Аның искиткеч фәнни ачышлары, уникаль технологияләре меңнәрчә кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итте, Россиядә трансплантология һәм кардиохирургиянең сыйфатлы үсешенә хезмәт итте», - дип белдергән Рөстәм Миңнеханов.
«Мондый киң кырлы шәхеснең китүен аңлау – аяныч. Сезнең, улыгыз һәм оныкларыгыз белән авыр югалту ачысын чын күңелдән уртаклашам. Бу гаҗәеп кеше турында якты хатирәләр Сезнең һәм безне йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», - дип йомгаклады сүзен Татарстан Рәисе.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор, кардиохирург Ренат Акчурин 6 октябрьдә озакка сузылган авырудан соң 79нчы яшендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз