news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психолог рухи яктан сау-сәламәт бала тәрбияләүнең төп кагыйдәсен атады

Психолог рухи яктан сау-сәламәт бала тәрбияләүнең төп кагыйдәсен атады
"Гадел әңгәмә" тапшыруы
Рамил Гали

Гаилә психологы, дини белемле сексолог Һава Шәйдуллина рухи яктан сау-сәламәт бала үстерү өчен иң мөһим кагыйдәне әйтте.

«Иң төп кагыйдә – әти-әнинең бәхетле булуы. Әгәр алар бәхетле түгел, проблемаларга баткан һәм аларны чишә алмый икән, димәк, алар балага ярдәм итә алмый. Ә әти-әни балага терәк булырга тиеш. Бала алар янына килеп, борчулары белән уртаклашып, сыену табарга тиеш», - диде ул  «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Элегрәк белгеч баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызның үз өстенә әти кеше вазифасын да алырга тиеш түгеллеген әйткән иде.

  • Психолог Һава Шәйдуллина белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100