news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психолог: Ялгыз хатын-кыз балага әтисен алыштырырга тиеш түгел

«Хатын-кыз әни һәм әти вазифаларын башкарса, ул әлеге ике функцияне тулаем үти алмый», - ди гаилә психологы Һава Шәйдуллина.

Психолог: Ялгыз хатын-кыз балага әтисен алыштырырга тиеш түгел
"Гадел әңгәмә" тапшыруы

Психолог, дини белемле сексолог Һава Шәйдуллина улын яки кызын ялгыз тәрбияләүче әни кеше баласына әтисен алыштырырга тиеш түгел дип саный.

«Хатын-кыз әтине алыштырырга тиеш түгел, ике рольне дә башкарырга ярамый. Хатын-кыз гел хатын-кыз булып калырга, фәкать үзенең әни функциясен үтәргә тиеш. Ул әти дә, әни дә ролен уйнаса, ике функцияне дә тулаем башкара алмый», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында.

Психолог фикеренчә, бала әтисе белән күрешеп торырга тиеш. Әгәр әти кеше булмаса, баланы тәрбияләүдә башка ир-ат катнашса кулайрак. «Әгәр дә ир баланың әтисе юк икән, ул ниндидер тренер, я булмаса, укытучы, абыйсы, бабасы белән аралашып үсәргә тиеш, ниндидер фигура булса яхшырак», - диде ул.

  • Психолог-сексолог  Һава Шәйдуллина белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100