news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура өч олы кеше һәм бер бала зыян күргән юл һәлакәтенә бәйле тикшерү эшен башлады

Татарстан Республикасы прокуратурасы Нурлат районында булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң тикшерү эше башлады. Хәвефтә өч олы кеше һәм бер бала зыян күргән. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул турыда хәбәр итте.

Авария бүген 11.30 сәгатьтә Нурлат – Яңа Тумба автомобиль юлында Чулпан авылы янында булды. Монда «Лада Калина» һәм «Лада Веста» бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Веста» йөртүчесе «Калина»га юл бирмәгән. Өч хатын-кыз һәм бала зыян күргән. Һәлакәттә баш миенә зарар килгән сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр.

«Авария факты буенча тикшерү үткәрелә. Сәламәтлеккә китерелгән зыянның дәрәҗәсе билгеләгәннән соң, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителәчәк. Тикшерү барышы шәһәр прокуратурасы контролендә», –  дип ачыклык кертте Галиев.

«Татар-информ» бүген Нурлат районында җитди юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot