news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районында җитди юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кыз һәм бер бала зыян күргән

Бүген Татарстанның Нурлат районы Чулпан авылы янында җитди юл-транспорт һәлакәте булды.

Вакыйга урынында булучылар сүзләренчә, монда «Лада Веста» һәм «Лада Калина» бәрелешкән. Бәрелүдән ике машина да юл читенә чыгып очкан.

«Авариядә өч хатын-кыз һәм кечкенә кыз зыян күргән. Аларны хастаханәгә алып киттеләр», – дип хәбәр иттеләр һәлакәт урыныннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot