Профессор Гөлшат Галиуллина татар хатын-кызлары хәрәкәте җитәкчесе урынбасары булды

Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган Милли Шура утырышында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәте координацион советы җитәкчесенең икенче урынбасары билгеләнде.
«Икенче урынбасар итеп Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Галиуллина Гөлшат Рәис кызын тәкъдим итәм», – диде «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
Гөлшат Галимуллина үзенең риза булуын әйтте, Милли Шура әгъзалары тәкъдимне бертавыштан кабул итте.
24 апрель көнне Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында координацион совет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары сайланган иде. Совет җитәкчесенең бер урынбасары итеп «Бала-Сити» халыкара мультилингваль белем бирү оешмасы генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова билгеләнде.
Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиәхмәтова (Галиева) урынбасар вазифасыннан баш тартты.