news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айсылу Галиәхмәтова хатын-кызлар хәрәкәтенең җитәкче урынбасары вазифасыннан баш тартты

Айсылу Галиәхмәтова хатын-кызлар хәрәкәтенең җитәкче урынбасары вазифасыннан баш тартты
"Татар-информ" архивы

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиәхмәтова (Галиева) Бөтендөнья татар хатын-кызлар хәрәкәтенең координацион совет җитәкчесе урынбасары вазифасыннан баш тартты.

24 апрель көнне Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында координацион совет җитәкчесен һәм аның урынбасарларын сайладылар. Координацион совет җитәкчесе итеп кабаттан «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сайланды.

Фото: © Абдул Фархан

Урынбасар урынына ул Айсылу Галиәхмәтованы (Галиева) тәкъдим итте. Айсылу Галиәхмәтова, залда утырган урынынан торып басып, бу тәкъдимнән баш тартты. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә бу карарны шәхси карашлары белән бәйле булуын һәм тәкъдимнең көтелмәгән булуын әйтте.

«Мин координацион советта бар. Урынбасар урынын бик җитди эш итеп кабул итәм һәм үземне андый ук дәрәҗәгә үсеп җитмәгән, дип саныйм. Урынбасар урынына тәкъдим итүләрен алдан әйтмәделәр. Әйтелгән булса, башта ук баш тарткан булыр идем, мондый хәл килеп чыкмас иде», – диде ул.

Тагын бер урынбасар урынына «Бала-Сити» халыкара мультилингваль белем бирү оешмасы генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова тәкъдим ителде. Альбина Насыйрова тәкъдимне кабул итте һәм делегатлар тарафыннан вазифага сайланды.

Икенче урынбасар вазифасы әлегә буш калды. Пленар утырышта Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев икенче урынбасар Милли Шура утырышында сайланачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100