news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова татар хатын-кызлар хәрәкәтенең координацион совет җитәкчесе итеп сайланды

Кадрия Идрисова татар хатын-кызлар хәрәкәтенең координацион совет җитәкчесе итеп сайланды
Абдул Фархан

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында координацион совет җитәкчесен һәм аның урынбасарларын сайладылар. 

Координацион совет җитәкчесе итеп кабаттан «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сайланды. 

Урынбасарлар урынына Кадрия Идрисова «Бала-Сити» халыкара мультилингваль белем бирү оешмасы генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрованы һәм Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиәхмәтованы (Галиева) тәкъдим итте. Альбина Насыйрованы тәкъдимне кабул итте һәм бертавыштан урынбасар вазифасына сайланды, Айсылу Галиәхмәтова тәкъдимнән баш тартты.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев икенче урынбасар Милли Шура утырышында сайланачагын әйтте.

Шулай ук, пленар утырышта Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәте иҗтимагый координацион советының сигез эшче төркеме һәм аларның җитәкчеләре, координацион совет әгъзалары расланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100