news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына бүгеннән әзерләнергә өндәде

«Без бу тарихи вакыйганы Болгарда матур итеп үткәрербез дип ышанам», — диде Президент Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә бүгеннән әзерләнергә өндәде.

«2022 ел — тарихи ел, 1100 ел элек ата-бабаларыбыз Болгар җирендә рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән. Әзерләнергә кирәк, көне җиткәч түгел, бүгеннән үк. Татарлар, мөселманнар яшәгән җирлекләрдә бу эшне алып барырга тиешбез. Без бу тарихи вакыйганы Болгарда матур итеп үткәрербез дип ышанам», — диде Президент Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Рөстәм Миңнеханов җыенга Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, Россиянең төрле өлкәләреннән килгән 500дән артык эшмәкәргә уңышлар һәм исәнлек-саулык теләде. 

«Еллар бик авыр, үзегезне саклагыз. Коронавирус авыр сынау булып чыкты. Ковидка каршы көрәш институтының җитәкчелегендә дә безнең татар егетләре эшли бит. Бу — милләтәшләребезнең булдыклы кешеләр икәнен күрсәтә. Дөнья күләмендәге вакцинаны теләсә кем ясый алмый, әлеге эшнең җитәкчеләре — безнең егетләр», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100