news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Апас районында: Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы җиңел чор кичерми

Рөстәм Миңнеханов Апас районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Ул очкычта, кырлар өстеннән карап очып үтте, аннан соң, авыл хезмәтчәннәре белән очрашып, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу шәһәр тибындагы Апас бистәсендә узды. Анда Татарстан лидерын озатып йөрүче - вице-премьер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында механизаторларның эш шартлары һәм районның терлекчелек тармагы белән кызыксынды. “Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы җиңел чор кичерми. Әмма безнең уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы оешмалары бар”, - диде ул.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, район буенча энергия белән уртача тәэмин ителеш - 100 гектар чәчү мәйданына 128 ат көче. "Районда оештыру яхшы булганга күрә, чәчү эшләре ел саен кыска вакытта уза", - дип ассызыклады ул.

Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин 4 май торышына 335 гектарда чәчү башкарылуын әйтте. Барлык чәчү мәйданы 35 мең гектарны тәшкил итә. 22,6 мең гектарда бөртеклеләр, 3,4 мең гектарда рапс, 1 мең гектарда көнбагыш, 3,2 мең гектарда шикәр чөгендере үстерәчәкләр.

Аның сүзләренчә, 9,5 мең гектарда уҗымнар (планның 86 проценты), күпьеллык үләннәр 1,2 мең гектарда (7 процент) тукландырылган. Кыр эшләрендә 209 трактор һәм 50 чәчкеч кулланыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100