Владимир Иванов: Төзәтмәләр халыкларның телен һәм гореф-гадәтләрен сакларга булышачак

Төзәтмәләр Россия халыкларына тәңгәллекне сакларга ярдәм итәчәк, дип саный Татарстандагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе вәкиле.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 1993 елгы Россия Конституциясе искерде, шуңа күрә хәзер тиз үзгәрә торган дөнья шартларында россиялеләрне социаль планда саклый, Россиягә халыкара аренада ярдәм итә торган һәм илнең үзәген — төрле халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен сакларга ярдәм итә торган төзәтмәләр кабул итү мөһим. Бу фикерне «Татарстандагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Иванов әйтте.

«Конституция безнең яхшырак яшәвебезгә, безнең халыкара хәлебезне ныгытуга юнәлдерелгән дип уйлыйм. Балаларны, картларны яклау, медицина ярдәме алу — болар бик мөһим. Миңа яңа Конституциянең безнең халыкларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга мөмкинлек бирүе ошый. Россия алга таба да үсеш алсын өчен без моны сакларга тиеш», — диде Иванов.

Татарстандагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе вәкиле Казан дәүләт энергетика университетының бер тулай торагындагы участокта тавыш бирде. Кергәндә аның температурасын үлчәделәр, битлек, перчатка һәм ручка бирделәр.

Паспортын күрсәтеп бланк алганнан соң Владимир Иванов кабинага узды һәм тавыш бирүчеләрне коронавирустан саклау өчен күп нәрсә эшләнгәнен әйтте: «Беркем дә авырмаячагына һәм проблемалар килеп чыкмаячагына 100 процент диярлек гарантия бар».

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда сайлаучыларның 50 проценттан артыгы гражданлык позициясен белдергән инде