news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова: Төзәтмәләр буенча тавыш бирү - минем беренче тавыш бирү тәҗрибәм

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

 Алинә Заһитова: Төзәтмәләр буенча тавыш бирү - минем беренче тавыш бирү тәҗрибәм
https://www.instagram.com/azagitova/

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Пхенчхань — 2018 елгы олимпия чемпионы Алинә Заһитова РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашуы турында сөйләде.

«Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашу — минем беренче тавыш бирү тәҗрибәм. Бу бик җаваплы адым, чөнки һәр тавыш әһәмияткә ия. Минем хәзер булган бөтен нәрсәм: олимпия алтыны, җанатарларның яратуы һәм хөрмәт итүе минем гаиләм, минем команда һәм тренерларым ярдәмендә алынды. Моннан тыш, мондый казанышлар юлында мин үзем генә түгел идем. Чөнки минем илем, яраткан Мәскәү һәм Ижевск калалары миндә булган мөмкинлекләрне бирде! Шулай ук Президентка, Владимир Владимирович Путинга ярдәмнәре һәм перспектива өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Минемчә, һәркем үз тавышын бирергә һәм туган илебезнең язмышын хәл итәргә тиеш!» — фигуристка Instagram челтәрендәге үз битендә шулай язган.

Элегрәк «Татар-информ» Forbes журналы мәгълүматлары буенча, Алинә Заһитованың узган ел 1,1 млн доллар акча эшләве хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100