news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Forbes: Алинә Заһитова 2019 елда 1,1 млн доллар эшләгән

Басма 18 яшьлек фигуристканы 40 яшькә кадәрге Россиянең иң уңышлы спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары исемлегенә керткән.

 Forbes: Алинә Заһитова 2019 елда 1,1 млн доллар эшләгән
Алинә Заһитова

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Forbes журналы фаразлары нигезендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия шоу-бизнесы һәм спортының иң уңышлы 40 йолдызы исемлегенә керде. Басма мәгълүматлары буенча, 2018 елгы Олимпия чемпионы узган ел 1,1 млн доллар эшләгән, ә массакүләм мәгълүмат чараларында аны искә алулар саны 26 меңгә җиткән. Заһитова гомуми рейтингта 31нче, ул исемлектә иң яше булган.

Рейтингта беренче урынны катнаш көрәшләр көрәшчесе Хәбиб Нурмагомедов алган. Ул 2019 елда 16,5 млн долларлык керем алган һәм массакүләм мәгълүмат чараларында 49 мең тапкыр искә алынган. Икенче урында — Ольга Бузова — «Рубин» ярымсакчысы Дмитрий Тарасовның элеккеге хатыны (2,7 млн доллар һәм ММЧда 43 мең искә алу).

Беренче унлыкта шулай ук җырчы Егор Крид, хоккейчы Александр Овечкин, хәзерге Россия Президентының элеккеге шефының кызы Ксения Собчак, җырчы Тимати, Дима Билан һәм Полина Гагарина, шулай ук «Ак Барс»ның экс-форварды Артемий Панарин һәм җырчы Баста.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100