news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Татарстан һәм Башкортстан вице-премьерлары җанисәпкә бәйле сөйләшүләр алып бара

Очрашу Бөтенроссия халык санын алу һәм «Китап» радиосы автомарафоны белән бәйле хәлләргә багышлана.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм аның Башкортстандагы коллегасы Азат Бадранов Бөтенроссия халык санын алу һәм «Китап» радиосы автомарафоны белән бәйле хәлләр буенча Уфада сөйләшүләр алып бара. Бу хакта билгеле этнополитолог Илдар Габдрафиков Facebook социаль челтәрендә үз сәхифәсендә хәбәр итә.

«Җылы җил исте кебек тоела. Җылытыр дип өметләнәбез. Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге һәм ике тугандаш республика вице-премьерлары белән очрашу», — дип язган ул. 

Васил Шәйхразиев та, Азат Бадранов та үз республикаларында милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эш алып бара.

Васил Шәйхразиев Башкортостанга Пермь краена сәфәреннән соң килде. Татарстан вице-премьеры Уфага килгәнче, Башкортстанның Дүртөйле һәм Балтач районнарында булды.

Шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстанда эшче төркем булдырды, ул 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алу вакытында республикада яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен караячак. Мондый карарны кабул итүгә республиканың кайбер районнарына Татарстанның «Китап» радиостанциясе артистларын һәм диджейларын кертмәү белән бәйле вакыйгалар йогынты ясады.

26 октябрьдә Татарстан артистларын Башкортстанның кайбер районнарына кертмәделәр. Дүртөйле шәһәрендә башкаручыларны автоматлар белән коралланган Росгвардия хезмәткәрләре каршы алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100