news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Корылтае Президент атамасын юкка чыгару яклы тавыш бирәчәк

Шул рәвешле, Башкортстан Корылтае депутатлары Татарстандагы коллегаларын хупламаячак.

Башкортстан Корылтае Президент атамасын юкка чыгару яклы тавыш бирәчәк
https://sntat.ru

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Дәүләт Җыены — Корылтай депутатлары губернаторларның срогын нульгә әверелдерә торган, әмма барлык төбәкләр өчен «башлык» атамасын кертә торган закон проектын хуплаячак.

Әлеге проект буенча 21 октябрьдә республика парламентының пленар утырышында фикер дә алышмаганнар. Шуңа күрә килешү телефон аша гына расланачак. Бу хакта «Пруфы.ру» басмасы хәбәр итә.

Шул рәвешле, Башкортстан Корылтае депутатлары Татарстан хезмәттәшләрен хупламаячак. «Пруфы.ру» сайты журналисты Рамил Рәхмәтов «татар туганнарның өметен акламадык» дип яза.

Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас керткән закон проектына каршы чыкты.

Татарстан Президенты атамасын үзгәртүдән тыш, Дәүләт Советы депутатларын документның башка нигезләмәләре дә борчый. Мисал өчен, федераль үзәкнең хакимиятнең төбәк органнары формалашуына көчле йогынтысы. Шулай ук төбәкнең закон чыгаруын контрольдә тотуның көчәюе дә билгеләп үтелде.

Болар барысы бергә Россия Конституциясен боза, диләр Татарстан Дәүләт Советында.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100