news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан парламенты республика Президенты атамасын үзгәртүгә каршы чыкты

Депутатлар бертавыштан шул яклы булуын күрсәтте.

Татарстан парламенты республика Президенты атамасын үзгәртүгә каршы чыкты
Рамиль Гали

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан парламентарийлары Татарстан Республикасы Президенты атамасын бетерүгә бертавыштан каршы чыкты.

Депутатлар «РФ субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары» федераль закон проектын хупламады.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин бу мәсьәлә буенча чыгыш ясап, закон проектлары авторлары РФ субъектларында дәүләт хакимияте органнарының югары вазифаи заты вазифасы атамасын бертөрле итеп билгеләргә тәкъдим иткәнен әйтте.

«Закон проекты авторлары РФ субъектларының закон чыгару һәм вәкиллекле органнары һәм югары вазифаи зат вәкаләтләренең срокларын һәркайда бертөрле генә билгеләргә тәкъдим итә. Федераль башкарма хакимият органнарына төбәкләрдә башкарма хакимият органнарын формалаштыруда катнашу хокукы бирелә», — диде Хәбибуллин.

Депутатлар фикеренчә, закон проекты гамәлгә ашырыла калса, бу төбәкләрне федераль закон чыгару процессыннан читләштерүгә тиң булачак. Алар закон проектындагы аерым нигезләмәләр «демократик федератив хокукый дәүләт» буларак, РФ конституцион корылышы нигезләренә каршы килә, дип саный.

Шул ук вакытта Альберт Хәбибуллин закон проектында ачык хакимият бердәмлегенең конституцион нигезләре үсеш алганын, төбәкләрдә хакимият органнарының үзара бәйләнеше механизмы камилләштерелгәнен искәртте. Дәүләт Советы карары якын арада Дәүләт Думасына җибәреләчәк. Дәүләт Думасы федераль закон проектын беренче укылышта кабул иткәч, Татарстан депутатлары төзәтмәләр кертә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100