news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауларның беренче көнендә Россиялеләрнең 16 проценттан артыгы тавыш биргән

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларның беренче көнендә сайлаучыларның 30 проценттан артыгы тавыш биргән.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлауларда тавыш бирүнең беренче көне төгәлләнде.

Россия буенча тулаем алганда, тавыш бирүдә халыкның 16 проценты катнашкан. Бу хакта Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Мәскәүдә кичке сәгать сигезгә халыкның 16,85 проценты тавыш биргән иде», — дип белдерделәр Үзәк сайлау комиссиясеннән. Әлеге мәгълүматка дистанцион электрон тавыш бирүләр кертелмәгән.

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларның беренче көнендә сайлаучыларның 30 проценттан артыгы тавыш биргән. Бу хакта алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язган иде инде.

Әлеге сайлауларда дистанцион тавыш бирү мөмкинлеге Россиянең җиде регионында кулланыла. Болар федераль әһәмияттәге Мәскәү, Севастополь шәһәрләре, Курск, Мурманск, Түбән Новгород, Ростов һәм Ярославль өлкәләре.

Россия Президенты Владимир Путин да онлайн тавыш бирде. Моның өчен ул үз ярдәмчеләренең берсенең шәхси гаджетын кулланды, чөнки аның үзенең мобиль телефоны юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100