news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлауның беренче көнендә тавыш бирүчеләрнең 32,1 проценты катнашты

Өйдә тавыш бирер өчен 19 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр гариза биреп була.

Татарстанда сайлауның беренче көнендә тавыш бирүчеләрнең 32,1 проценты катнашты

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Россия Дәүләт Думасына сайлауның беренче көне булды. Татарстандагы сайлаучыларның 30 проценттан артыгы бүген тавыш бирергә килде.

«Татарстан сайлаучыларының 32,1 проценты тавыш бирде. Бинадан тыш тавыш бирүдә сайлаучыларның 5,47 проценты катнашты», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән очрашуда.

Кондратьев сүзләренчә, быел санитария-эпидемиология вазгыяте аркасында, өйдә тавыш бирү өчен гаризалар артты. Бу тенденция икенче ел күзәтелә.

«Әлбәттә, бу участок сайлау комиссияләренә зур йөкләмә барлыкка китерә. Ләкин гариза биргән бар кешегә дә комиссия килә һәм контактсыз ысул белән тавыш бирү оештыра. Гаризаны 19 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр биреп була», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100